Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.001 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Тукай — өчиледә Якташыбыз, горурлыгыбыз, моңыбыз булган Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты безне, өчиле авылы халкын, укучыларын, мөгаллимнәрен, илһамландыра да, сокландыра да, шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  2. җаваплылык, димәктән, моңарчы көндәлек матбугатта да, Тукай иҗаты турында язылган фәнни хезмәтләрдә дә әдипнең өчиледәге тормышы, бигрәк тә иҗаты тиешенчә яктыртылмады, дисәк тә хата булмас. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  3. әлеге мәкаләм шушы кимчелекне аз гына булса да төзәтү максатыннан язылуын искәртеп үтәм. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  4. Барыбыз да яхшы белгәнчә, Габдулла Тукайның өчиле авылы белән беренче бәйләнеше — аның әнисе бибимәмдүдә (бибимәмдүдә зиннәтулла кызы (1866 — 1890) апаның шушы авыл кызы булуы; бабасы зиннәтулла зәйнелбәшир улы әмировның (1829 — 1909) өчиле авылында имам булып торуы. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  5. Гомумән, нәни Габдулла әлеге авылда барысы дүрт тапкыр була, инде берәүгә дә кирәге калмагач, ул кабат-кабат шушы авылга кайтарыла; өчиле авылы аны шулай берничә мәртәбә ач үлемнән саклап кала. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  6. Инде «зуп-зур шагыйрь» булгач, авыруы тәмам көчәеп киткәч, ул бирегә тагын кайта; ни кызганыч, бу аның соңгы кайтуы була. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  7. Анысының үз тарихы бар. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  8. Биредә ул авыруына шифа гына түгел, иҗатына да дәрман ала. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  9. Без, аның якташлары, Тукайның авылыбызда язган шигырьләрен һәм мәкаләләрен аеруча бер горурлык белән укыйбыз, өйрәнәбез. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә
  10. 1912 елда язылган «Авыл мәдрәсәсе», «Яз галәмәтләре», «Кичке теләк», «Картлар», «Бәрәңге вә гыйлем», «Буран» шигырьләре, «Мич башы кыйссасы», «Казанга кайтыш» исемле мәкаләләре, шулай ук төрле кешеләргә язган хатлары — барысы да безнең өчен бик кадерле һәм якын. Айрат ЗИЯТОВ . Тукай — Өчиледә